Елабужский институт Казанского (Приволжского) федерального университета
  ЕФ К(П)ФУ-Главная > Наука > Конференции > Татар теле һәм әдәбияты Ok

 

Главная страница

 

О филиале

 

Карта сайта
 

 

Руководство
 

 

Наука

 

Конференции

 

Гранты

 

Приемная  
комиссия

 

Факультеты

 

Кафедры
 

 

Ассоциация  
выпускников

 

Электронная  
библиотека
 

 

Трудоустройство  
выпускников и  
студентов
 

 

Новости
 

АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИКА УНИВЕРСИТЕТЫ

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

 

Гомуми урта (9-11 сыйныфлар), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында белем алучыларны 2010 елның 10 декабренда

Алабуга дәүләт педагогика университетында уздырылачак

«Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге» темасына багышланган республика күләм фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.

 

Конференциядә татар теле һәм әдәбиятының бүгенге көндә актуаль теоретик һәм гамәли мәсьәләләре каралыр дип көтелә.

 

Конференция эшендә түбәндәге юнәлешләрдә фикер алышулар уздырылачак:

 

  • Татар теле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге;

  • Икетеллелек шартларында туган телне өйрәнү;

  • Туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре;

  • Фольклор, әдәбият һәм тел;

  • Әдәби әсәрләрнең теле һәм фольклор;

  • Туган телне җирле диалект (сөйләм) шартларында өйрәнү;

  • Татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре;

  • Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы;

  • Әдәбиятта рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы;

  • Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсьәләсе;

  • Әдәбият белеме һәм лингвокультурология;

 

Конференция кысаларында университет музейларын карау, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

Конференциядә катнашу өчен гаризаны һәм докладларны 25 ноябрьгә кадәр җибәрү сорала.

Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 см поля калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1; сылтамалар текст эчендә квадрат җәяләрдә бирелә: [Заһидуллина 2005: 46]. Файдаланылган әдәбият исемлеге текст ахырында алфавит тәртибендә языла. Текст эчендәге тел материалы, мисаллар курсив белән аерылырга тиеш. Материалның күләме 3 биткә кадәр.

Конференция башланганчы материалларны җыентык итеп чыгару күздә тотыла. Җыентыклар конференция эшендә турыдан-туры катнашучыларга бушка биреләчәк. Читтән торып катнашучылар өчен түләүле.

Читтән килүчеләр өчен бушлай тулай торак тәкъдим ителә. Шулай ук конференция көннәрендә шәһәр буенча экскурсия оештырыла.

Юл чыгымнарын конференциядә катнашучылар үзләре яки юллаган уку йорты түли.

Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була.

Хатлар өчен адрес: 423604, Алабуга шәһәре, Казан урамы 89, татар филологиясе кафедрасына (конференциягә),

Электрон адрес: tat.kafedra.egpu@yandex.ru

Элемтә өчен телефоннар: 8-960-082-94-56 - Галләмов Филүс
Гатипович;

8-917-85-11-051 - Габидуллина Фәридә

Имамутдиновна.

 

Кушымта 1

Гариза үрнәге

Конференциядә катнашырга теләүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

 

Адрес, телефон, е- mail

 

Укытучы, фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

 

Уку йортының һәм факультетның тулы исеме

 

Докладның темасы

 

Секция эшендә катнашу формасы (доклад белән, тыңлаучы буларак)

 

Секциядә доклад ясаганда техник чаралар кирәк булачакмы? (ниндиләр?)

 

Яшәү өчен кайда урнашырга телисез?

(студентлар тулай торагы, кунакханә)

 

 

Кушымта 2

М. МӘҺДИЕВ ИҖАТЫНДА МИЛЛИ ЙОЛАЛАРЫБЫЗ ЧАГЫЛЫШЫ

Ахунова Г., Алабуга дәүләт педагогика ун-ты,

Фәнни җитәкче: асс. Таҗиева Г. З.

 

Әдәбият

Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: Мәгариф, 1994. - 405 б;

Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда: Иҗат портретлары, тәнкыйди-теоретик мәкаләләр. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003. - 272 б.

Программа конференции

 

423600, Республика Татарстан г. Елабуга, ул. Казанская д. 89. E-mail: root@egpu.ruegpu@mail.ru