Елабужский институт Казанского (Приволжского) федерального университета
  ЕФ К(П)ФУ-Главная > Наука > «Каурый каләм» иҗади конкурсы үткәрә Ok

 

Главная страница

 

О филиале

 

Карта сайта
 

 

Руководство
 

 

Наука

 

Конференции

 

Гранты

 

Приемная  
комиссия

 

Факультеты

 

Кафедры
 

 

Ассоциация  
выпускников

 

Электронная  
библиотека
 

 

Трудоустройство  
выпускников и  
студентов
 

 

Новости
 

КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ (ИДЕЛ БУЕ) УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ АЛАБУГА ФИЛИАЛЫ

 

«Каурый каләм» иҗади конкурсы үткәрә

Бу иҗади бәйгенең географиясе киң булыр дип ышанабыз. Конкурска Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан гына түгел, Россия регионнары һәм якын чит ил милли-мәдәни үзәк һәм иҗтимагый оешмаларыннан да иҗади эшләр көтеп калабыз. Ярышта 10 нчы сыйныф укучылары гына катнаша ала.

Әдәби бәйге 4 номинациядә барачак. Проза, шигърият, драматургия һәм публицистика өлкәсенә караган иҗади эшләрне кафедраның әдәбият галимнәре җитәкчелегендәге жюри төркеме бәяләячәк.

Конкурс өчен иҗади эшләр 30 мартка кадәр кабул ителәчәк.

Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү тантанасы 26 нчы апрельдә булачак. Шуңа кадәр конкурска килгән эшләрне бастырып чыгару күздә тотыла.

"Каурый каләм" конкурсында катнашучыдан ирекле темага 4 иҗади эш сорала. Аларга бәя 10 баллы система буенча биреләчәк. Теманың актуальлеге, сюжетның үзенчәлеге, композиция төзү осталыгы, сәнгати тоемлау һәм тәэсирлелек, авторның үз стиле булу-булмау - болар иҗади эшләргә бәя биргәндә игътибарга алыначак.

Хөрмәтле укучылар, иҗади эшләрегезне түбәндәге адреска җибәрә аласыз:

E-mail: tat.kafedra.egpu@yandex.ru

яисә: 423604 РТ г. Елабуга, ул. Казанская, 89, кафедра татарской филологии.

Конверт белән почта аша җибәргән очракта электрон варианты (дискета) да булу мәҗбүри.

Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 8917 851 10 51; 8 960 08 25 27 (Габидуллина Фәридә Имаметдиновна)

 

423600, Республика Татарстан г. Елабуга, ул. Казанская д. 89. E-mail: root@egpu.ruegpu@mail.ru